Күгәрченем, син канатым,
Керче минем хәлемә.
Очып барып сәлам әйт син Әткәем-әнкәемә.
Әйт аларга сагынуымны,
Сагышымны — барсын да,
Ятим үсә, дип, балагыз
Җиде ят арасында.
Чыкмый алар исләремнән
Көндез дә, кичләрен дә.
Күзем йомсам, тик аларны
Күрәм мин төшләремдә.
Әйт аларга сагынуымны,Сагышымны — барсын да
,Ятим үсә, дип, балагыз
Җиде ят арасында.
Күгәрченем, әйт, килсеннәр,
Ташлап барлык эшләрен.
Мин аларның юлларына
Күз яшьләре түшәдем.
Әйт аларга сагынуымны
,Сагышымны — барсын да,
Ятим үсә, дип, балагыз
Җиде ят арасында.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1