Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Халида Бигичева ИЗГЕ АЙ - Утыр эле яннарыма | Текст песни

Оныт мәшәкатьләреңне,
Оныт инде беразга,
Сыйпап-сыйпап чәчләремне,
Бер иркәлә, бер назла.

Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсан яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Йөзләреңә төбәп карап,
Килә бер сөенәсем,
Килә бер иркәләнәсем,
Килә бер сөеләсем.

Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсан яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Күзләремә ашыгып кына
Салкын карап үтмә син;
Өстәп тор сөю ялкынын,
Гел өсти тор, бетмәсен.

Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсан яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Оныт мәшәкатьләреңне,
Оныт инде беразга,
Сыйпап-сыйпап чәчләремне,
Бер иркәлә, бер назла.

Утыр әле яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.
Син утырсан яннарыма,
Ял булсын җаннарыма.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Халида Бигичева (Изге Ай) - Кайтчы яшьлек Халида Бигичева (Изге Ай) - Кайтчы яшьлек
    Сокровищница татарской музыки http://vk.com/club34630929 Welcome to Kazan: http://vk.com/kazan5 Татарский ...