Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Лейсан Гимаева - Туган кон | Текст песни

Бүген туган көнем минем,
Нидер көтә сыман күңел.
Хыял дәрьясында йөзәм,
Иң татлы хыялым тик берәү генә -
Сөйгән ярым килеп керсен,
Ал розалар бүләк итсен,
Кулым алып учларына
Назлы тавышы белән әйтсен миңа:

"Тәбрик итәм туган көнең белән, иркәм,
Ал розалар сиңа бүләк итәм.
Син бит, дустым, язмыш биргән пар канатым,
Шушы җырым сиңа истәлеккә, истәлеккә".

Кинәт ишекләр ачылды,
Сөйгән ярым пәйда булды.
Бер зур бәйләм ал чәчәкләр
Ул елмаеп миңа сузды.
Кулын куеп йөрәгемә,
Башын иеп күкрәгемә,
Йомшак тавыш белән иркәләп,
Сөеп-назлап ул җырын сузды:

"Тәбрик итәм туган көнең белән, иркәм,
Ал розалар сиңа бүләк итәм.
Син бит, дустым, язмыш биргән пар канатым,
Шушы җырым сиңа истәлеккә, истәлеккә".

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -