Әй, манара, ай урагың,
Каршы икән кыйблага;
Ничә еллар: «Зәкер тәсбих»,
Әйттә идең Аллага.
Әй, манара, ничә еллар
Син утырдың нур булып;
Сине кисеп төшергәннәр
Йөрсен инде хур булып.
Әй, манара, исемеңне
Бигрәк матур куйганнар;
Әгәр телгә килгән булсаң,
Куркыр иде дошманнар.
Әй, манара, айларыңны
Кемнәр кисеп киткәннәр?
Бер эчәрлек һәммер өчен
Yзәгеңне өзгәннәр.
Биек-биек манараны
Монафикълар сүтәләр,
Ахырәттә монафикълар,
Тәмугына китәрләр.
Мәчет әйтә халыкларга:
«Мине ашыгып сүтмәгез;
Минем турдан узган чакта
Дога кылмый китмәгез!»
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1