1. Йөрәгемне гел әрнетеп,
Искә төшәсең.
Серләреңне-серләреңне
Кемгә чишәсең?
Кушымта:
Яраларга кагылма син,
Алар уңала.
Януларым-көюләрем
Эзсез югала.
2. Бәгьеремне кисә-кисә,
Сүзләр җиткермә.
hәр төн саен әрсезләшеп,
Төшемә кермә.
3. Сиңә булган мәхәббәтем,
Сүнде-сүрелде.
Язын ташкан сулар белән
Яңа хис килде.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1