Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Шайдуллин Ханави - Дубыр-дубая | Текст песни

Без урамнан узабыз ла,
Тимер чана сыздырып.
Йокы килсә, йокла, җаный,
Уятырбыз сызгырып.

Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Зәңгәр яулыгыны бәйләп,
Кая бардың син бая

Аккош атса, ятып ат ла,
Тиймәс микән төшеңне
Кич ятканда исәпләп ят
Кермәс микән төшеңе

Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Алсу яулыгыны бәйләп,
Кая бардың син бая

Биек икән йортыгыз ла,
Якты яна утыгыз.
Турыгыздан чәйләндем,
Каты икән йокыгыз

Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Кызыл яулыгыны бәйләп,

Кая бардың син бая Урам буе, юл буе ла
Идел буе, су юлы.
Кттем, аным, чыгарсы дип,
Йокламадым төн буе.

Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Чуар яулыгыны бәйләп
Кайтып киләсең каян

Алма бакчасына кереп,
Алмага үрелдеме
Яна йөрек ялкынланып,
Төтене күренмиме

Ай, дубыр-дубая,
Вай, дубыр-дубая,
Аклы яулыгыны бәйләп,
Кая бардың син бая

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-