Сиңа әйтер сүзем бар ла, Бездә кунак кызы бар; Кунак кызын күрим дисәң, Гармун ал да безгә бар. > Ай-һай, Гөлнәзирә! Матур баса түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме?
2.
Очып-очып биеп ала Кунак кызы гармунга. Иртәгә үк булмаса да. Кавышырлар бу айда. > Ай-һай, Гөлнәзирә! Матур баса түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме?
3.
п... п... Сикереп төшеп... я... > Ай-һай, Гөлнәзирә! Матур баса түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме?
4.
Сулар ага арыктан, (да) Кызлар карый ярыктан. Сикереп төшеп биер идем, Оялам шул халыктан. > Ай-һай, Гөлнәзирә! Матур баса түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме?
5.
Кара бүрек, тар бүрек (тә), Кидең ни, кимәдең ни; Кеше белән уртак ярны Сөйдең ни, сөймәдең ни. > Ай-һай, Гөлнәзирә! Матур баса түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме?
0.
Сездә куян эзе юк, Бездә кунак кызы юк; Кеше белән уртак ярның Жанга җылы сүзе юк. > Ай-һай, Гөлнәзирә! Матур баса түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме? Матур басып биегәндә Күңелне ача түгелме?