Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Хәйдәр Бигичев - Миләүшә | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Каен белән бас янәшә -
Сиңа бик тә килешә.
Болында бар чәчәк сиңа
Елмаюын өләшә.

Авылыбызның гүзәле, дип,
Бөтен халык сөйләшә, Миләүшә.
Каен белән бас янәшә -
Сиңа бик тә килешә, Миләүшә.
Авылыбызның гүзәле, дип,
Бөтен халык сөйләшә.

Каен белән бас янәшә -
Сиңа бик тә килешә.
Мең ел гомер теләп сиңа
Кәккүкләр дә эндәшә.

Бер егеткә күз сирпесәң
Җитмеш егет көнләшә, Миләүшә.
Каен белән бас янәшә -
Сиңа бик тә килешә, Миләүшә.
Бер егеткә күз сирпесәң
Җитмеш егет көнләшә.

Каен белән бас янәшә -
Сиңа бик тә килешә.
Кыр да, җыр да һәм җәйләү дә
Бары тик сиңа тиңләшә.

Сабантуе батырына
Авыл сине ярәшә, Миләүшә.
Каен белән бас янәшә -
Сиңа бик тә килешә, Миләүшә.
Сабантуе батырына
Авыл сине ярәшә.
Сабантуе батырына
Авыл сине ярәшә, Миләүшә.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-