Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Хәйдәр Бегичев - Җилфер-җилфер җил искәндә | Текст песни

http://vk.com/tat_folk

Әхмәт Ерикәй сүзләре
Фәрит Хатыйпов көе

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Дулкын уйный күлләрдә.
Иркәмне иркәләгез, дип,
Үзем куштым җилләргә.

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Бөркән зәңгәр шәлеңне.
Иртән искән язгы җилдән
Сора минем хәлемне.

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Иелә-сыгыла бөдрә тал.
Җил шикелле кайттым, иркәм,
Тизрәк чыгып каршы ал.

Җилфер-җилфер җил искәндә,
Тынгы белми ак каен;
Сагынып кайттым, кил яныма,
Кил, кояшым, кил, аем!..

Другие названия этого текста
  • Хәйдәр Бегичев - Җилфер-җилфер җил искәндә (0)
  • Миргарифан Ханнанов - Җилфер-җилфер җил искәндә (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-