Мәхәббәт мәхәббәт инде,
Кайларга куйыйм аны?
Авырмени сагынганда
Өзелеп сөйгән ярны?
Талларга кунды сандугач —
Мин аны эзлиммени?
Сандугач керде күңелгә —
Җырламый түзиммени?!
Синең күлмәгең алсу дип,
Кызарып торыйммыни?
Яратам диеп әйтергә
Рөхсәтләр сорыйммыни?
Талларга качты сандугач —
Мин аны эзлиммени?
Сандугач керде күңелгә —
Җырламый түзиммени?!
Сандугачларны ишетми
Йөримме карурманда?
Тамчылар күрмиммени соң
Шаулап яңгыр яуганда?
Талларга качты сандугач —
Мин аны эзлиммени?
Сандугач керде күңелгә —
Җырламый түзиммени?!
Другие названия этого текста
- Салават Фатхетдинов - Сандугач керде кунелгэ (2)
- Салават Фатхетдинов (16 сезон) - Сандугач керде кунелгэ (1)
- Салават - Сандугач керде кунелгэ Мәхәббәт мәхәббәт инде, Кайларга куйыйм аны? (0)
- Салават - Сандугач керде кунелга(минус) (0)
- Салауат Фәтхетдинов - Сандугач керде күңелгә (0)
- Салават Фатхутдинов - Сандугач керде кунелгэ (0)
- Фатхетдинов Салават - Сандугач керде кунелга (0)
- Ахуенчик - Салават Фәтхетдинов - Сандугач (0)
- Салават Фәтхетдинов - Сандугач керде күңелгә (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1