Pesni.guru - сайт для Гуру
Тамчылар тамар чаклар,
Ташулар агар чаклар;
Бергә булган вакытларны
Сәгатьләп санар чаклар.
Кама буйлары тал-тирәк,
Тирәксез җирләр сирәк.
Яшьлек яздай шаулар, китәр,
Сөеп калырга кирәк.
Таллар уйлана инде,
Бөре уяна инде;
Язларында ялгыз йөрсәң,
Йөрәкләр яна инде...
Тамчылар тамар чаклар,
Ташулар агар чаклар;
Кадерен белгән кешегә
Минутлап санар чаклар.
Другие названия этого текста
- Фарида & Алсу - Тамчылар тамар чаклар(минус)(от Амани г. Нижнекамск) (0)
- Фәридә-Алсу - Тамчылар тамар чаклар (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1