Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Сәфәр - Хәлләремне белим дисәң... | Текст песни

Минем хәлне белим дисәң,
Юлларга чыгып кара.
Тормыш сынаулары аша
Алар гел сиңа бара.

Бер мин генә түгел җирдә,
Мәхәббәткә табынган.
Хәлләремнең ничеклеге
Йөрәгемә язылган.

Көзге салкын төннәрдә дә,
Җәйге чыклы таңда да,
Сиңа барыр юлларымны
Югалтмам буранда да.

Хыялларым тынгы белмәс,
Дулкыннарга охшаган.
Иртәләрнең бәхет алып
Киләсенә ышанам.

Җан хәлләрем белим дисәң,
Күземә кара минем.
Яңа яуган карлар төсле
Күңелкәем ак минем ;)

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-