Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Сомбел Билалова - Мин тошемдэ сине тагын курдем | Текст песни

Бүген төштә тагын сине күрдем.
Килеп утырдың да яныма,
Кайтыр идем, кайтыр идем, дидең,
Сине күргән тәүге языма.

Күтәрелдең, китим, әле, дисең,
Сине күргән тәүге языма.
Гөнаһларны җуеп, хаталарны куеп,
Кайтыйм әле, дисең, яныңа.

Күзләремә тутырып карадың да,
Буталдым мин, дидең, буталдым.
Күрми калдым, сизми калдым,
Югалттым мин сине, югалттым.

Ә еракта ишетелде тагын,
Бәгырькәем, дигән тавышың.
Бар да бетте, бар да юкка чыкты,
Калды бары йөрәк сагышы.

Күзләремә тутырып карадың да,
Буталдым мин, дидең, буталдым.
Күрми калдым, сизми калдым,
Югалттым мин сине, югалттым.

Другие названия этого текста
  • Сомбел Билалова - Мин тошемдэ сине тагын курдем (0)
  • Сомбел Билалова - Күрми калдым, сизми калдым, Югалттым мин сине, югалттым (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-