Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават - Эти житми бу жанга | Текст песни

Саубуллашмый китү ярамый дип,
Өйрәттең бит үзең бишектән.
Киттең, Әткәй, соңгы, соңгы тапкыр,
Күз дә сирпемәдең ишектән...

Һәр кешенең үз кайгысы җирдә,
Тик минеке сыймый җиһанга.
Дөньясының уты сүнде дисәм,
Әти җитми икән бу җанга...

Синең кием, Синең төсең булып,
Түбәтәең тора моңаеп.
Синең юклык башны җиргә орды,
Әй, авыр ла, булмый тураеп.

Сагыш белән тулы йөрәк сыкрый,
Сынмый күңел, булмый килешеп.
Син яраткан болын юлларыннан,
Сине эзләп кайтып килешем...

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-