Әй бу сәер язмыш-
Кичә уналты-бүген алтмыш
Тиз укыла тормыш китабы…
Нигә яшьлекләрнен
Аңлыйбыз кадерләрен
Шул китапта узгач уртаны?
Кушымта:
Кайларга илтсәдә
Гөмер язмышларым-
Туганнарым минем җанымда.
Ә иске сүрәттә шул кечкенә малай
Елмая әнисе янында.
Әнкәйләрнең яшь чагында…
160 җитез атны,
Алып сатулашмый
Җиктем мин капот астына…
Тик сагынам хаман
Алмачуар атта
Чапканым Идел ярыннан
кушымта
,
Чишмәләр чыңлады,
Сандугач җырлады
Мин эзләдем хаклык читләрдә…
Тик ул гади хаклык
Гөмер буе балкып
Торган Әткәмнең күзләрендә…
(с) Ильназ Гараев
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1