И туган тел, и матур тел,
әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе
әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта
ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган
шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган
иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
әткәм-әнкәмне, ходам!
Другие названия этого текста
- Салават Фатхетдинов татар - Туган тел (0)
- Салават Фатхетдинов - Туган тел. Тукай сүз., татар халык көе (0)
- Салават Фәтхетдинов - Туган тел. (0)
- Салават Фатхетдинов - Туган тел (0)
- Салават Фатхетдинов - Туган тел(родной язык-святой язык) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1