И туган тел, и матур тел,
әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе
әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта
ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган
шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган
иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
әткәм-әнкәмне, ходам!
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2