Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхетдинов - Туган көнен белэн Гульназ!!!! | Текст песни

Күңлемдәге теләкләрне гөлләргә үреп бирәм.
Гөлгә күмеп, бүген сине “Кадерлем минем”, - диям.
Туган көнең белән котлыйм, җырлар язам бүләккә
Син гүзәлем, гүзәлкәем, матур бүген бигрәк тә.

Бәхетле бул, кайгы күрмә!
Сагышларга уралма.
Туган көнең якты булсын
Караңгыда югалма!

Карама агым суларга, яшьлегеңне кызганып.
Утырма туган көнеңдә яшьләреңә чыланып.
Иссен җилләр, назлап сине, баш исеннәр каеннар,
Сайрар кошлар каен саен, син дә ела сайраплар.

Бәхетле бул, кайгы күрмә!
Сагышларга уралма.
Туган көнең якты булсын
Караңгыда югалма!

Көзләр кебек сарыланма, кышлар кебек агарма,
Җәйләр кебек ягымлы бул, өмет багла язларга.
Килер бәхет бик көттереп, шатлыгың да күп булыр.
Газиз әнкәң бүләк иткән иң зур бүләк шул булыр!

Бәхетле бул, кайгы күрмә!
Сагышларга уралма.
Туган көнең якты булсын
Караңгыда югалма!

Другие названия этого текста
  • Салават Фәтхетдинов - Туган көн (0)
  • Салават Фатхетдинов - Туган көнен белэн Гульназ!!!! (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Лилиана Газизова - Газиз Энкэй Лилиана Газизова - Газиз Энкэй
    Вот чего-чего, уж точно никто не копировал чужую идею или клип, ибо ... никакого отношения к Айгуль Хаернасовой этот клип не имеет.