Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы.
Саклый мине, яклый мине
Әнкәмнең догалары.
Кушымта:
Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан!
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәмнең догалары -
Догаларның шатлык кына
Китерә торганнары.
Кушымта:
Кырыс бит тормыш юллары,
Авыр бит дөньялары!
Хәлләремне җиңеләйтә
Әнкәмнең догалары.
Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.
Кушымта:
Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан!
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Другие названия этого текста
- Дэу энием...МЕН РЭХМЭТ БЕЗНЕН ОЧЕН ДОГАЛАР УКЫП ТОРГАНЫНА!!! - ташлама мине изге доганнан! (1)
- Салават Фатхетдинов - Ташлама энкей, ташлама (1)
- Салават Фатхетдинов - Ташлама Энкэй,ташлама,мине изге доганнан. (0)
- Энкэйнен догалары - С.Фэтхетдинов.Ш.Салихов(баян) (0)
- Салават - Әнкәй догалары (0)
- Салават Ф. - Ташлама Энкай, Ташлама (0)
- Салават - Ташлама энкяй (0)
- Салават Фатхетдинов - Энкэй догалары (0)
- Салауат Фәтхетдинов. - "Ташлама әңкәй, ташлама!" (0)
- АЗЕР ===211 - Ташлама энкей, ташлама (0)
- Айнур Исканьяров - Ташлама әсәй, ташлама (0)
- Салават Фатхетдинов - Ташлама Энкэй, ташлама (0)
- Салават Фатхетдинов - Ташлама (не бросай меня,мама, из своих молитв.
если бросишь меня из молитв,я не буду счастливым) (0)
- Салават Фатхетдинов - "Изге дога" (0)
- Салават - Энкэйнен догалары (Ун ел бергә, 1998) (0)
- Салават - Ташлама Энкэй, ташлама (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1