Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхетдинов - Салават авылым урамнары | Текст песни

Таллары шаулый җилләрдә,
Көйли күрешү көен.
И минем туган авылым,
И минем туган өем.

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.

Үз итеп яшәсәм дә мин
Илемнең башка ягын,
Авылымда көтеп тора
Күптәнге балачагым.

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.

Рәхмәтемне белдерергә
Сүзләрем җитми минем.
Кырларың, урамнарың күк
Күңелең иркен синең.

Оныта алмыйм, онытмыйм
Авылым урамнарын —
Хәтер булып еракларга
Сузыла торганнарын.

Другие названия этого текста
  • Айдар Курмандаев - Авылым урамнары (Салават cover) (1)
  • Казан Егетлэре - Авылым урамнары (1)
  • Тимергалиева Хамдуна - Авылым урамнары (0)
  • Салават - Авылым урамнары(минус) (0)
  • КАЗАН ЕГЕТЛЯРЕ - АЛМАТАТЫН АЛМАСЫ (0)
  • Салават Фатхетдинов - Салават авылым урамнары (0)
  • Авылым урамнары - Авылым урамнары (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-