Язмыш каратса карага,
Ак агырак күренер.
Аяз көннең кадерләрен
Давыл көннәр күрсәтер.
Кушымта:
Әй, язмышым, рәхмәт сиңа
Шушы бәхетем өчен.
Ачы-төчесен татытып
Татлысын биргән өчен.
Без югалтмый аңламыйбыз,
Тазалык – байлык икән,
Мал-мөлкәттән дә кыйммәтле,
Иң затлы бүләк икән.
Кушымта
Сөюсез яшәтеп Ходай
Сөюгә юл ярадыр.
Килгән кайгы, бәлки, безгә
Бәхеткә юл ачадыр.
Кушымта
Другие названия этого текста
- Салават (24 сезон) - Рэхмэт сина язмышым (1)
- Салават - Рәхмәт сиңа, язмыш (0)
- _Салават Фәтхетдинов - Рәхмәт сиңа язмыш (0)
- Салават (24 сезон) - Рәхмәт синә язмышым (0)
- Салават - Рәхмәт сиңа, шушы бэхетем очен (0)
- Салават - Рәхмәт сиңа, язмыш (0)
- Салават Фатхетдинов - Рәхмәт сиңа, язмыш (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1