Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхетдинов - Кугарчен | Текст песни

КҮГӘРЧЕН

Күкләрдә оча күгәрчен,
Сыңарын эзли микән?
Әллә илгә шул биектән
Тынычлык тели микән?

Кушымта:
Күкләрдәге күгәрчен
Кайгы-хәсрәт күрмәсен.
Мәхәббәттә янган йөрәк
Сагыштан сүрелмәсен.

Күкләрдә оча күгәрчен,
Күктә иркен, күрәсең.
Әллә җирне шул биектән
Килде микән күрәсе?

Кушымта

Күкләрдә оча күгәрчен,
Кемнәрне эзли икән?
Дөньялар тыныч булсын дип,
Теләкләр тели микән?

Кушымта

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -