Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхетдинов - Буре | Текст песни

Бүре

Урманга карый дип гаеплиләр
Бүректәге бүре баласын.
Бәгырьсезләр мәңге аңлый алмый
Нарасыйның йөрәк ярасын.
Оо-ооо
Бәгырьсезләр мәңге аңлый алмый
Нарасыйның йөрәк ярасын.

Әдәм исе сеңгән йонлач бүрек
Җәнлек тунап теккән киемдер.
Бүре балакайга аның өчен
Кичергесез җәннәт түгелдер
Оо-ооо
Бүре балакайга аның өчен
Кичергесез җәннәт түгелдер

Проигрыш

Ә бүреккә аны аучы салган
Атып алгач газис әнкәсен.
Бәйгә күнектереп бәләкәйдән
Эткә әйләндерү максаты.
Оо-ооо
Бәйгә күнектереп бәләкәйдән
Эткә әйләндерү максаты.

Модуляция

Урманга карый дип гаеплиләр
Бүректәге нәни бүрене.
Ә бит ул тумыштан Ватан-пәрвар
Шуңа илен барлый үрелеп.
Оо-ооо
Ә бит ул тумыштан Ватан-пәрвар
Шуңа илен барлый үрелеп.

Ә бит ул тумыштан Ватан-пәрвар
Шуңа илен барлый үрелеп. – 2 тапкыр

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
  • Салават Фәтхетдинов «Бүре» (Фатхетдинов) Салават Фәтхетдинов «Бүре» (Фатхетдинов)
    Салават Фәтхетдинов «Бүре» (Фатхетдинов). Татарское ... АК БУРЕ ШАМПИНЬОН. Read more ... KAK JE SALAVAT "CHISTO POET!
  • Салават Фатхетдинов - Попурри Салават Фатхетдинов - Попурри
    Салават - Попурри (20 сезон) ... Салават Фатхетдинов Юбилейный Концерт 55 лет ТНВ 8 03 14 Ч 1 - Duration: 20:23. by Dizel 34 ...