Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхетдинов - Аккош канат кагына | Текст песни

Аккош канат кагына

Сафьян Ибраһимов көе.
Марсель Гыймазетдинов сүзләре.

Саргаямын сагышлардан,
Сәгать саен сагынам.
Сиңа сәлам әйтергә, дип,
Аккош канат кагына.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Аккошлар сүзсез аңлаша,
Эх, син дә аңла, иркәм.
Аккошлар тәрәзә какса,
Ач тәрәзәңне иртән.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Әйтергә генә кыймыйсың,
Син дә сөясең, беләм.
Сөюеңне язып җибәр
Аккош канаты белән.

Сандугачлар өзеп сайрый
Минем сагышларымны.
Барсыннар әле яныңа,
Борма аккошларымны.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Хайдар Бигичев «Ялгыз аккош күлләрдә» (татарская песня) Хайдар Бигичев «Ялгыз аккош күлләрдә» (татарская песня)
    Хайдар Бигичев «Ялгыз аккош күлләрдә» (татарская песня). Татарское видео и музыка .... Аккош канат кагына. Зухра Шарифуллина ...
  • Марсель Вагизов Кунеленэ авыр алма Марсель Вагизов Кунеленэ авыр алма
    Аккош канат кагына. Зухра Шарифуллина - Duration: 2:32. by Макс Бакс 1,224 views. 2:32. Марель Вагизов - ... - Duration ...