Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фатхетдинов - Авыл көе. Татар халык җыры | Текст песни

Уф, дип суларлык түгел шул,
Юк, дип еларлык түгел шул,
Юк, дип еларлык түгел.
Сорашмагыз хәлләремне,
Хәлләр сорарлык түгел.

Иртән торып тәрәз ачсам,
Кошлар кунган миләшкә шул,
Кошлар кунган миләшкә.
Мин моңаймый кем моңайсын?
Бер кешем юк киңәшкә.

Тәрәзә төбем исле гөл,
Санадым сигез түгел шул,
Санадым сигез түгел.
Болай булганга уфтанмыйм,
Бармак та тигез түгел.

Өй артындагы бодаем,
Чыгаем да, ураем шул.
Чыгаем да, ураем.
Чит җирләрдә каберемне
Куйдырмасын Ходаем.

Өй артында гөлләр чәчтем,
Кырау гына тимәсен шул,
Кырау гына тимәсен.
Аерым кайгы – кайгы тугел,
Илгә кайгы килмәсен.


Другие названия этого текста
  • Салават Фатхетдинов - Авыл кое (1)
  • Салават Фатхетдинов - Авыл көе. Татар халык җыры (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-