Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фәтхетдинов - Ятим бала зары | Текст песни

Адаштың мәллә, кайтмыйсың, әни?
Газиз балаңны ташлап киттең дә.
Барыбер сине сагынам, әни,
Җылы назыңны күрми үссәм дә.

Нәни кулларым сине эзлиләр,
Уйларым һич тә тынгы бирмиләр.
Чит-ятлар килеп мине җәллиләр,
Миңа кушылып алар әрниләр.

Әнием, зинхар, ташлама мине,
Ятлар кулыннан кайтып ал инде.
Балаң күңеле тирән яралы, -
Кичен өстемә юрган яп инде!

Нигә туганмын бәхетсез булып,
Мәңгә сагышлы бер кәккүк сыман?
Бер тапкыр юрган өстемә япчы, -
Әнием-бәгьрем, сине сагынам!

Әнием, зинхар, ташлама мине,
Ятлар кулыннан кайтып ал инде.
Балаң күңеле тирән яралы, -
Кичен өстемә юрган яп инде!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-