А. Халим сүзләре
Илдус Низамов көе
Тумасам да бу доньяга,
Үкенмәс идем кебек.
Тилмергәннәр бармы икән,
Миндәй өзелеп сөеп.
Уйнама, дулкын, уйнама,
Минем дә шундый чагым.
Җырлы, моңлы сандугачлар
Таба ала микән ярын?
Яшьлек күзләремне текәп,
Киткән ягыңа карыйм.
Бик сагынам, түзә алмыйм,
Әрнеп эчемнән җылыйм.
Җибәр сәләм hич югында,
Исәнлегеңне белим.
Хисләремне моннан артык
Ничек соң әйтеп бирим!
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1