Үтте дә китте яшьлегем,
Үткәнен дә тоймадым.
Я үтмә дип, я китмә дип,
Үзем бер дә тоймадым.
Атырга да өлгермәде,
Чәчкәсен койды гөлем.
Тик шулай да чәчкә ат, ди
Таңнарда аткан гөлем.
Ах, әгәр дә мин гөл булсам,
Ал чәчкә атыр идем.
Атлап түгел, яшьлегемә
Йөгереп кайтыр идем.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1