Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават Фәтхетдинов - Сер 1 | Текст песни

Бер карасаң, бөтен дөньям җитеш кебек,
Акрын гына атлыйм, гөмер көзенә.
Тик шулай да хаман йөрәк түрләрендә,
Әйтеләсе серләр бик күп үзеңә.

Тик шулай да хаман йөрәк түрләрендә,
Әйтеләсе серләр бик күп үзеңә.

Дөнья булгач төрле чаклар булгандыр ул,
Тик ярату көчлерәктер, барыннан.
Аермасын иде ходай беркемгә дә
Өлешеңә төшкән насыйп ярыңнан.

Аермасын иде ходай беркемгә дә
Өлешеңә төшкән насыйп ярыңнан.

Яратуны әйтеп, аңлатып та булмый
Чиге юктыр аның ай бердәнберем.
Син бит минем өчен җирдә иң кадерле
Бары үзем генә белгән бер серем.

Син бит минем өчен җирдә иң кадерле
Бары үзем генә белгән бер серем.

Син бит минем өчен җирдә иң кадерле
Бары үзем генә белгән бер серем.

Бары үзем генә белгән бер серем.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-