Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават - Тугры ат (ЯНА ЖЫР!!!) | Текст песни

Кара урман эчләреннән
Алып чыга, адашмый.
Вәгьдә бирми, тик атларың
Карашы да алдашмый.

Үзе гадел, үзе сабыр,
Курку белмәс тугры ат.
Авырлыклар килгән чакта
Таянырлык дуслар тап.
Авырлыклар килгән чакта
Таянырлык дуслар тап.

Салкын чакта ат җылысы
Саклап кала хуҗасын.
Хәле бетсә дә белә ул
Сиздермичә узасын.

Көч-дәрманны сынаганда
Ат көченә тиңлиләр.
Көчле затны юкка гына
Чын ир-ат ул димиләр.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-