Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават - Сер бирме | Текст песни

СЕР БИРМӘ

Сагышлы соң ниләр, булды сиңа ниләр?
Әллә сөю урап үттеме?
Күкрәп килгән болыт шатлыкларга тулып
Тик сибәләп кенә үттеме?

Кушымта:
Ышан, сөю килер, кайнар нурын өрер.
Өметкәең берүк, берүк сүндермә.
Күз яшьләрең түгеп, кала күрмә җебеп.
Ятларга син, бәгърем, сер бирмә.

Үкенечле көннәр, сагыш тулы төннәр
Йөрәкләргә яра сала шул.
Мәхәббәттә һәркем тик үзенчә, иркәм.
Тик үзенчә генә яна шул.

Кушымта

Түзсәң былбыл сайрар, кушылырлар җаннар,
Сагышларың синең сүрелер.
Әйтеп назлы сүзләр, тормышыңны бизәр,
Җаннарыңа сөю үрелер.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -