"Кайтып йөр, балам" дигән идең,
Күптән кайталмадым яныңа.
Үземнең дә бик сагынган чагым,
Юлга чыгалмадым тагын да.
Көтәсеңдер, әнкәй, гомерең буе
Без яшәгәч төрле якларда.
Кайчак карыйсыңдыр тәрәз ачып,
Җил капкасын җилләр какканда.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1