Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават - кыргай алма | Текст песни

Кыргый алма.

Алма аттың миңа – тота алмадым,
Яннарымнан барды тәгәрәп.
Ник ымсындым? Юкса дөньяларым
Алмалардай иде түгәрәк.
Алмалардай иде түгәрәк.

Кушымта:
Кыргый алма, соң өлгергән алма
Кирәк иде микән өзәргә?
Ачы алма, өзгәләнә күңел,
Якынайган саен көзләргә.

Тәгәрәүдән туктап калды алма,
Адымнарым шулчак ялгышты.
Иелеп алдым, гүя, учларыма
Миңа язган ачы язмышны.
Миңа язган ачы язмышны.

Кушымта

Көз ачысын җыйган ачы алма
Кирәк иде микән татырга?
Алма аткан кебек үз-үземне
Тормыш упкынына атарга.
Тормыш упкынына атарга.

Кушымта


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-