Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават - Катаржан юлы | Текст песни

Рәсих Ханнанов көе.

Әнкәй безне тугачтын да
Ак биләүгә биләгән,
Ак биләүләргә биләгән,
Бәхетең булсын димәгән.
Әби патша юл салдырган,
Безгә ирек бирмәгән.

Кушымта:
Катаржан юлы, катаржан юлы,
Татарлар юлы, эх, такыр микән?
Күңелем сизә, шушы юллардан
Газиз башкаем, зх, кайтыр микән?
Катерина, Катерина,
Юлларың такыр,
Әйләнеп кайтыр.

Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Насыйп булса без кайтырбыз,
Без кайтырбыз әйләнеп,
Әби патша юлларында
Богауларга бәйләнеп.

Кай якларга очасың дип
Кыр казыннан сорадым.
Ул кычкырып җавап бирде,
Мин утырып еладым,
Зәңгәр күктә кыр казларын
Кайтуыма юрадым.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -