Хәлимәнең толомнары
Ефәк тасмасы микән?
Кыйгач,кыйгач ике кашы
Инеш басмасы микән
Кушымта
Ай Халимә Халимә!
Килсәң иде яныма
Сөйгәнемне белсәң иде!
Керсәң иде хәлемә. : 2 тапкыр
Хәлимәнең керфекләре
Ефәк куесы микән?
Күзләренең тирәнлеге
Кемнәр коесы микән?
Кушымта : 2 тапкыр
Хәлимәнең җырлаулары
Тургай тавышы микән
Чишмәләр агышы микән?
Кызлар сагышы микән?
Кушымта : 2 тапкыр
Другие названия этого текста
- Салават Зэкиевич 24 сезон - Халимэ(Минус)подарок от Салавата (1)
- Салават Фәтхетдиновй - Халимэ (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1