Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават - Бер егет гармон сайлый | Текст песни

Бармаклары белән гүя,
Гармун телләрен саный.
Берсен ала, берсен куя,
Бер егет гармун сайлый.

Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.

Уйнамый түзеп буламы,
— Кулда гармун булганда?!
Тын гына торып кара син
Күңелең моңга тулганда.

Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.

Кызлар күңелен җилкетер
Гармуннар бармы монда?
Тукта-тукта, нинди көй бу?
Йөрәкне урый моңга!

Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Бер егет гармун сайлый Бер егет гармун сайлый
    Бер егет гармун сайлый ... Салават Фатхетдинов «Әнкәем мендәрләре» tatar music - Duration: 3:54. by Татарское ... Играй гармонь.
  • Татар Бию кое. Гармун остасы . Татарча Татар Бию кое. Гармун остасы . Татарча
    Мэрхум этиемне иске тешердем. Шулай ук уйныйдрые. Елап да олдым бер аз. Рахмет сина! Молодец! Тоген видео эсте! Read more ...
  • ИЛХАМ ШАКИРОВ-"Сандугач". ИЛХАМ ШАКИРОВ-"Сандугач".
    Рөстәм Яхин көе Гөлшат Зәйнашева сүзләре Сандугач, сандугач. Китмә, китмә, сандугач! Канатларын талдырып, Туган җирне ...