Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

САЛАВАТ - бары СИНЕҢ белэн бэхет таптым | Текст песни

Бары синең белән бәхет таптым
Гомер йомгакларын сүткәндә.
Синнән башка ничек яшәгәнмен
Тормыш сукмакларын үткәндә?

Кушымта:
Үткәннәргә кире кайтулар юк,
Үткәннәрем калсын үткәндә.
Бары синең белән бәхет таптым
Гомер йомгакларын сүткәндә,
Гомер йомгакларын сүткәндә.

Гомер үрләренә менеп барам,
Яннарымда син бар, бәгырем.
Синең белән генә аңладым мин
Дөньяларда яшәү кадерен.

Кушымта:
Бүгенгеләр безнең нинди матур,
Бүгенннәрем булсын бүген дә.
Синең белән генә бәхетлемен
Гомер үрләренә менгәндә,
Гомер үрләренә менгәндә.

Алда безне бәхет көтеп торсын
Гомер көзләренә кергәндә.
“Сине сөям” диеп янар йөрәк
Соңгы сулышымны биргәндә.

Кушымта:
Киләчәкләр бик бәхетле булыр,
Әгәр булсаң минем эргәмдә.
“Сине сөям” диеп янар йөрәк
Гомер көзләренә кергәндә,
Гомер көзләренә кергәндә.

Кушымта:
Үткәннәргә кире кайтулар юк,
Үткәннәрем калсын үткәндә.
Бары синең белән бәхет таптым
Гомер йомгакларын сүткәндә,
Гомер йомгакларын сүткәндә

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-