Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават - Бәхет бүләк итә алмадым | Текст песни

Язмыш диеп сиңа табындым да,
Ялгышымны соңлап аңладым.
Йөрәгемдә сөю алып килдем,
Бәхет бүләк итә алмадым.

КУШЫМТА:
Яралы кош булып, мең талпынып,
Җылы эзле җаннар нур көтә.
Бер-береңә бәхет бүләк итеп,
Яшәүгә дөньяда ни җитә?

Иңнәреңә башкаемны салып,
Күз яшьләрем түгеп еладым.
Сабырлыгым сынды, инде нишлим?
Бәхет бүләк итә алмадым.

КУШЫМТА

Өзгәләнмә, кайтыр, кайтыр диеп.
Кичер, яннарыңда калмадым.
Бер үкенеч, ай, телгәли җанны,
Бәхет бүләк итә алмадым.

КУШЫМТА


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-