Ләйлә Дәүләтова сүз.
Салават Низаметдинов көе.
Инде нигә көннәр буе
Мәхәббәттән шашып йөрим
Ярдан чыккан диңгез кебек
Күңелемнән ташып йөрим.
Кушымта:
Мәхәббәттән исерткәнең өчен,
Уйларымны тилерткәнең өчен
Рәхмәт сиңа җаным,
Рәхмәт сиңа.
Синең белән кабат күрешүләр,
Иркәләүләр, назлап үбешүләр
Насыйп булсын тагын,
Рәхмәт сиңа.
Юллар күпме очраштырды
Ә мин сине күрми идем.
Көннәр-төннәр буе болай,
Сине уйлап йөрми идем.
Син иң затлы шәраб кебек
Бу мәхәббәт көчле икән.
Яратудан бөтен йөрәк,
Янып бетәр төсле икән.
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1