Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават (21сезон) - Балачагым | Текст песни

Илсөя сүзләре.
Альберт Вәлиуллин көе.

Киштәдә иске әлифба –
Иң беренче китабым.
Уйлаган саен ышана алмыйм,
Кая китте шул чагым?

Кушымта:
Әнкәй хатирәләрендә калды
Әкияттәй бала чагым.
Казларның ысылдауыннан
Куркып елаган чагым.

Җепшек карда тәгәрәтеп
Кар бабайлар ясаулар.
Җылы өйгә кергәч сызлый
Кызарып туңган куллар.

Күкеле сәгәтьне ватып
Әтидән куркып йөрдем.
Мәктәптә әнине кызарткан
Артык шук малай идем.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-