Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Салават (21 сезон) - Рэхмэтлебез, эткей-энкей | Текст песни

Эх туган йорт, эх син туган авыл
Төшләремә бик еш керәсең
Уйлар йөгерә хәтер болынына
Ирексездән килә керәсем

Эх син әткәй, эх син газиз әнкәй
Рәхмәтебез чиксез сезләргә
Бары бәхет һәм изгелек теләү
Балкый сезнең сабыр йөзләрдә

Яулыкларын артка чөеп бәйләп
Әнкәй мичтә икмәк пешерә
Күрче әткәй ишек алларында
Баштан аяк чумган эшенә.

Яшь гомерләр үтмәс кебек иде
Дәрт җитәрлек иде яшәргә
Эх син гомер, әйтче кай арада
Ак чәчәкләр сиптең чәчләргә.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-