Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Сагидулла Байегет - Кищер мине анкяй | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Кайтырмын дип, хатлар язуымаКөннәр түгел, айлар үттеләр;Әмма юлларым, сиңа илтмичә,Еракларга алып киттеләр.

Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,Утыңны сүндермичә, мине көт;Сине көттереп тә кайталмасам,Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

Көтәсеңдер син мине, кайтыр дип,Тезелешеп кошлар кайтканда;Улым дип, син ишек ачасыңдыр,Көзге җилләр тәрәз какканда.

Бер кайтмасам, әнкәй, бер кайтырмын,Утыңны сүндермичә, мине көт;Сине көттереп тә кайталмасам,Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

Көтәсеңдер хат ташучы килсә,Кош теледәй сәлам бардыр дип;Хат булмаса, өмет итәсеңдер:Иртәгә, бәлки, булыр дип.

Юлга чыгам, әнкәй, кайтыр юлга,Утыңны сүндермичә, мине көт;Шушы юлда тагы озакласам,Кичер мине, әнкәй, гафу ит.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-