Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Р.Шәрәфиева-Әбелханова - Көндәшем | Текст песни

Мин барлыкны,көндәшем, беләсең,
Мин барлыкны син дә беләсеңдер.
Аны көтәм бүген,аны көтәм,
Син дә, беләм, аны көтәсеңдер.
Сине сөя, диеп җанны телгәлим,
Мине сөя, дип син уйлыйсыңдыр.
Төннәр буе язмышың битәрләп,
Миндәй бәлки син дә елыйсыңдыр.

Ул синеке, минеке дә түгел-
Син дә, мин дә моны беләбез.
Әйтче, көндәшем, ник юкка гына
Күз яшьләребезне түгәбез.

Минеке, дип, үз-үземне алдап,
Вакыт-вакыт миннән көләсеңдер.
Кайчак аңлап, онытырга теләп,
Елый-елый шашып бетәсеңдер.

Минеке ул, дигән чакларымда,
Аны миннән син урлыйсыңдыр.
Кочагыңда әрнегәнең тоеп,
Сабырлык үзеңә сорыйсыңдыр.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-