Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рөстәм Закиров - Кайтырсыңмы җанга наз булып? | Текст песни

Киек казлар оча каңгылдашып,
Түшләренә җилләр урала.
Сагынулары каурый-каурый булып
Ятып калды безнең урамга.

Аста яшел чирәм озата бара,
Яулык болгый күктә ак болыт.
Еракларга елап киткән казлар
Җырлап кайтыр илгә яз булып.

Сагынырбыз дигән җырларыбыз
Калды зәңгәр күктә язылып.
Минем дә бит язлар көткән мәлем,
Кайтырсыңмы җанга наз булып?..


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-