Pesni.guru - сайт для Гуру
Биек тауларның башында
Утырып уйлар уйладым;
Утырып уйлар уйлар өчен
Үскән икән буйларым.
Тальян гармун телләрендә
Уйный биш бармак кына;
Агач яфраклары кебек
Саргаям салмак кына.
Гармун бәләкәй булса да,
Әйтә ул кирәкләрен;
Сикереп суларга төшәрсең,
Янса яшь йөрәкләрең.
Сандугачым, сайрап җибәр,
Талларың тамырлана;
Салкын сулар эчеп кенә
Йөрәгем сабырлана.
Басу капкасын чыккач та
Күтәрелде томаннар;
Дөнья хәлен белеп булмый,
Сау булыгыз, туганнар.
Другие названия этого текста
- Марсель Вагыйзов - Күн авылы көе-NEV (0)
- Татарская музыка - Күн авылы көе (0)
- Ильгам Шакиров - Кун авылы кое (0)
- Ришат Төхвәтуллин - Авыл көе (0)
- Җырлый:Владимир Высоцкий - <<Авыл көе>>... Язма:26 июнь, 1962 елгы... (0)
- Мирсэет Сонгатуллин - Кун авылы кое (0)
- Флиза Гарипова - Авыл көе (0)
- ТХЖ - Кун авыл кое (минус (Ляйсан Хасаншина)) (0)
- Рустам Галиев - Кун Авыл кое (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2