Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Тухватуллин - Абыем бар | Текст песни

1. "Абыең кем?"- дип сорыйлар Исемеңне үк әйтүгә Энеңә хөрмәт иде. Бала чагымнан якларга, Абыйлы булып үсәргә Миңа зур бәхет тиде. Кушымта: Тормыш урамнарында, Кышның бураннарында "Таянырлык абыем бар, Ышанычлы абыем бар"- Дип яшим яннарыңда. Гел бергә бердәм булып, Матур балачак узып. Эшләп үстек, гөрләп үстек, Җырлап үстек, җырлап яшик Абый-энеле булып. 2. "Нинди генә хәл булмасын, Туган ара бозылмасын"- Әти сүзе йөрәктә. Бу сүзләрнең көчен хаклап, Яшик туганлыкны саклап Антлар бирешмәсәк тә. Кушымта: 3. Булыйк абый гел янәш Кирәктә ярдәмләшерлек, Кирәктә киңәшерлек. Булсын уртак уйларыбыз Таңнар аттырганга кадәр Утырып сөйләшерлек. 4. Бик кадерле әниебез, Алтын чәчле сеңелебез - Гөлләре өебезнең. Гомерләре озын булсын, Әти-әниле, абыйлы бәхетле гаиләбезнең. Кушымта

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
  • Туган кенен белэн АБЫЕМ. Туган кенен белэн АБЫЕМ.
    Туган кенен белэн АБЫЕМ. Фирдаус ... Ришат Тухватуллин - "Аккошлар Мәххәбәте" // 26.09.2015 @ БКЗ "Космос" - Duration: 5:10 ...