Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Римма Никитина - [•Ерактан бәхет эзләмә•] | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Нәрсәдер эзлисең һаман
Кемнедер күзлисең
Алдыңда булган бәхетне
Күрмичә йөрисең.
Син күктән нидер эзлисең
Үзең дә белмисең.
Сиңа дигән бөтен нәрсә
Миндә бар кирәксә!

Ерактан бәхет эзләмә
Бар бәхет алдыңда
Йоклап кына кала күрмә
Үрелеп ал гына!(2 р.)

Уңга таба да карыйсың
Сулга борыласың
Кая минем бәхет диеп
Уйланып торасың.
Син күктән нидер эзлисең
Үзең дә белмисең.
Сиңа дигән бөтен нәрсә
Миндә бар кирәксә!

Ерактан бәхет эзләмә
Бар бәхет алдыңда
Йоклап кына кала күрмә
Үрелеп ал гына!

Бәхет еракта булмый ул
Яши гел яныңда
Яныңдагы сөюгә дәш
Ерактан чакырма.
Син күктән нидер эзлисең
Үзең дә белмисең.
Сиңа дигән бөтен нәрсә
Миндә бар кирәксә!

Ерактан бәхет эзләмә
Бар бәхет алдыңда
Йоклап кына кала күрмә
Үрелеп ал гына!(2 р.)

Ерактан бәхет эзләмә
Бар бәхет алдыңда
Йоклап кына кала күрмә
Үрелеп ал гына!(4 р.)

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-