Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Раяз-Ильвина - Хыял дингезлэре.. | Текст песни

Хыял диңгезләре тирән,ашыгып керәм,
Өметләнәм, мен-менә мин сине күрәм.
Кулларымны сиңа сузам вакытлар аша
Сөюемне җыры белән уйлар тоташа.

Хыялларда бер беребезне һаман эзлибез
Очрашабыз менә диеп, өмет өзмибез.
Безнең уйлар - ул яктылык, серле ак томан.
Язылмаган китап булып, хыялда һаман.

Вакытларны үтеп мин дә киләм яныңа
Хыялдагы синең тавыш иңгән җаныма.
Мәхәббәтнең җыры аша сине күзааллыйм,
Тавыш килгән тарафлардан күземне алмыйм.

Хыялларда бер беребезне һаман эзлибез
Очрашабыз менә диеп, өмет өзмибез.
Безнең уйлар – ул яктылык, серле ак томан,
Язылмаган китап булып хыялда һаман.

Мин аны әзермен китәргә дә җирнең читенә
Вакыт аша, чорлар аша, килеп кит кенә.
Бер беребезгә багышланган сөю җырыбыз
Хыялларда бер беребезгә бара юлыбыз.

Другие названия этого текста
  • Раяз-Ильвина - Хыял дингезлэре.. (0)
  • Раяз Фасихов, Ильвина - Хыял диңгезләрендә (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-