Pesni.guru - сайт для Гуру
Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.
Кушымта:
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сəбəплəре.
Канатларны каера ул
Аерылу сəгатьлəре.
Ят кошны пар итмəс аккош
Ялгыз канат какса да.
Без дə бергə булалмабыз
Сулар үргə акса да.
Кушымта:
Ялгыз аккош күргəн саен
Өзелə бəгырьлəрем.
Ннгə без бергə чакларның
Белмибез кадерлəрен?!
Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.
Кушымта:
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сəбəплəре,
Гомерлəрне кыскарта ул
Аерылу сəгатьлəре.
Другие названия этого текста
- татар халык жыры - Аерылмагыз (2)
- Татар халык җыры - аерылмагыз (2)
- Татар халык җыры - Аерылмагыз *** ШУНДЫЙ МАТУР ЖЫР БУ !!! (1)
- Аерылмагыз... - татарча (0)
- ЗоЛәйЛә - Аерылмагыз (0)
- - АЕРЫЛМАГЫЗ МИНУС (0)
- Неизвестный исполнитель - Татарские песни - АЕРЫЛМАГЫЗ (0)
- Тат.muz - аерылмагыз (0)
- жара - СПЕЦИАЛЬНО ДЛЯ МАРИНЫ ФЕДРАВНЫ!ОТ БРАТЮЯ! (0)
- тат - аерылмагыз (0)
- старая престарая татарская песня - аерылмагыз (0)
- \أحب - аерылмагыз(тат.нар.) (0)
- Аерылмагыз... - Булса да сəбəплəре. (0)
- أحب - аерылмагыз (0)
- Виль Югор - 45.АЕРЫЛМАГЫС (0)
- Аерылмагыз... - бывало, что он напевел эту песню (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1