Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Неизвестен - Әфган плюсовка Г.Нигъматуллин | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Әфган

ӘФГАН
1.Әфганстан, әфган...Таулар-ташлар иле.
Бәгырьләрне өтеп исә сәмум җилең.
Сугыш уенында гади солдат идем.
Кыялар артында минем туган илем.
2. Кайгы ташый илгә ”Кара кызалаклар”
Их, яшисе иде! Гомер тузганактай
Иртән чәчәк атты, кич таралды җилдә,
Тузанга буталып ерак чит-ят җирдә.
3.”Кара кызалаклар”, ачы күз яшьләре...
Тау-кыялар аша әнкәем дәшәме?
Кайталмадым... кичер... догаңнан калдырма...
Сине юатыр сүз дөньяда бардырмы?!
4.Үлем, күзгә карап, каршыга килгәндә,
Ә Әҗәл, мыскыллап, кычкырып көлгәндә
Чигенмәдек артка, тетрәнсә дә күңел.
Без куркак та түгел. Тик без герой түгел!
5.Әфганстан, Әфган... Җирең каты, ташлы.
Соң сулышны алып, салдык сиңа башны.
Аунап үскән җирем яшел хәтфә үлән.
Мин ник килдем монда, мин кем өчен үләм?
5. Шуравилар узган әфган комнарында
Гөнаһсыз түгелгән яшь тә бар, кан да бар,
Онытылмый Кундуз, онытылмый Герат
Хәтердә Кабул һәм хәтердә Кандагар.
6. Туган-үскән җирдә исемем ак ташта
Кичерер әнкәем, онытмас якташлар.
Сабый-егетләрнең туып-үскән җире.
Кабер өсләрендә исә сәмум җилең,
Әфганстан...

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-